news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Гараж амнистиясе кысаларында Татарстан халкы 22,9 мең объект рәсмиләштергән

Гараж амнистиясе кысаларында Татарстан халкы 22,9 мең объект рәсмиләштергән
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстанда гараж амнистиясе эшли башлаганнан бирле милеккә 22,9 мең объект рәсмиләштерелгән. Росреестрның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шул хакта хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, гараж амнистиясе кысаларында барлыгы 8,9 мең гараж билгеләнешендәге объект һәм 14 мең җир кишәрлеге теркәлгән.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

2025 елда татарстанлылар 4,9 мең объект, шул исәптән 1,5 мең гараж һәм 3,4 мең җир кишәрлеге рәсмиләштергән.

Гараж амнистиясе гамәлдә булган чорда аннан республикада яшәүче 22 меңнән артык кеше файдаланган, алар судтан тыш тәртиптә гаражларга һәм җир кишәрлекләренә милек хокукын рәсмиләштергән.

Гараж амнистиясе 2021 елның 1 сентябреннән гамәлдә. Әгәр аның гамәлдә булу вакыты озайтылмаса, ул 2026 елның 1 сентябрендә тәмамланачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot