news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан халкы кызамык белән узган елга караганда дүрт тапкыр сирәгрәк авырый

Татарстанлылар арасында кызамык белән авыручылар саны узган елның шушы чоры белән чагыштырганда дүрт мәртәбә кимегән. Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шул хакта хәбәр итте.

«Бу сезонда 31 меңнән артык кешегә кызамыкка каршы прививка ясау планлаштырылган иде. Иммунизация планы 90 процентка үтәлде. Вакцинация үз нәтиҗәләрен бирә һәм авыручылар саны кими», – дип искәртте Любовь Авдонина.

news_right_1
news_right_2
news_bot