Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан халкын 17 апрельдә «Россия эше» ярминкәсенә чакыралар
17 апрельдә Казанда УНИКС мәдәни-спорт комплексы базасында «Россия эше. Мөмкинлекләр заманы» Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсенең төбәк этабы узачак. Бүген «Россия эше» порталының ТР буенча кадрлар үзәге директоры Тимур Муллин «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шул хакта хәбәр итте.
«Төбәк этабы бөтен Россия күләмендә - Калининградтан Владивостокка кадәр - үткәрелә. Бу көнне бөтен ил буйлап эшкә урнаштыру ярминкәләре һәм һөнәр фестивальләре узачак», - диде ул.
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
Татарстанда 45 мәйданчык эшләячәк, аларда 350дән артык эш бирүче 10 меңнән вакансия тәкъдим итәчәк. Алар арасында КАМАЗ, Татнефть, ТАНЕКО, Казан вертолет заводы, Казан авиация заводы, шулай ук «Алабуга» махсус икътисади зонасы бар.
Узган ел ярминкәнең төбәк этабында 300 эш бирүче 19 мең вакансия тәкъдим иткән. Чараларга 13 меңгә якын кеше килгән. Ярминкә нәтиҗәләре буенча 1,5 мең сумга якын кеше эшкә урнаштырылган.
«Россия эше. Мөмкинлекләр заманы» эшкә урнаштыру ярминкәләре «Кадрлар»илкүләм проекты буенча оештырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз