news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан халкын «Бөек Җиңү Геройлары» әдәби бәйгесендә катнашырга чакыралар

РФ Хөкүмәте ярдәмендә ел саен үткәрелә торган «Бөек Җиңү Геройлары» XII Бөтенроссия әдәби конкурсы башланды. Анда Татарстан халкы да катнаша ала.

Бәйге «тарихның төрле чорларында Ватанны саклаган совет солдатларының батырлыгы һәм Россия хәрбиләренең батырлыгы турындагы истәлекне саклау һәм мәңгеләштерүгә, шулай ук үсеп килүче буында ватанпәрвәрлек рухы тәрбияләүгә» юнәлдерелгән, дип билгеләп үтә чараны оештыручылар.

Авторлар «Иң яхшы әдәби хикәя», «Очерк», «Шигырь», «Рәсем», «Фотография» һәм «Җыр тексты» номинацияләрендә үз эшләрен тәкъдим итә ала.

«Эшләр эпик, тарихи яки хәрби-патриотик эчтәлеккә ия булырга тиеш», - дип ачыклык кертә оештыручылар.

2026 елда проектның географиясен федерациянең барлык субъектларында бәйгенең төбәк вәкиллекләрен ачу юлы белән киңәйтү күздә тотыла.

Конкурсны Россия Язучылар берлеге, РФ Саклану һәм Мәгариф, Мәдәният министрлыклары, Россия Дәүләт китапханәсе һәм «Не секретно» нәшрият йорты оештыра.

Бәйгедә катнашу, вакыты һәм эшләргә таләпләр турында тулырак мәгълүмат героивеликопобеды.рф рәсми ресурсында урнаштырылган.

Татарстанда ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары белән 2026 ел Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы дип игълан ителде.

news_right_1
news_right_2
news_bot