news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанлыларны «Бердәм Россия» фотоконкурсында катнашырга чакыралар

Татарстанлыларны «Бердәм Россия» фотоконкурсында катнашырга чакыралар
Фото: «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге матбугат хезмәте

«Бердәм Россия» Бөтенроссия фотобәйгесен игълан итте. Анда 1 мартка кадәр партиянең халык программасы буенча төзелгән инфраструктура объектларының фотолары кабул ителә. Конкурста катнашу өчен гаризаларны «естьрезультат.рф» сайтында бирергә мөмкин, дип хәбәр итә «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге матбугат хезмәте.

Конкурс биш номинацияне («Үсеш импульсы», «Илһам Ватаны», «Киләчәк безнең кулларда», «Уңайлы тормыш», «Мөмкинлекләр территориясе») үз эченә ала. Үзеңә туры килгәнен сайлап, бәйгедә катнашучы кыскача аңлатма белән фото урнаштыра.

Бәйгегә яңа төзелгән яисә реконструкцияләнгән мәктәпләр, балалар бакчалары, хастаханәләр, мәдәни үзәкләр һәм китапханәләр, төзекләндерелгән парклар һәм скверлар, ишегаллары һәм спорт мәйданчыклары, яңа автобуслар һәм юллар, заманча предприятиеләр һәм фәнни үзәкләрнең фотолары кабул ителә.

2026 елның 1 февраленнән 15 апреленә кадәр сайтта ачык онлайн-тавыш бирү оештырылачак. Бүләкләү тантанасы 15 майда Мәскәүдә була. Җиңүчеләрне кыйммәтле бүләкләр көтә, ә аларның эшләрен 1 майдан 15 июньгә кадәр узачак төбәк күргәзмәләрендә күрсәтергә ниятлиләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot