news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан халкын «Нурлы Рамазан» бәйгесендә катнашырга чакыралар

Татарстанда бина фасадларын иң яхшы бизәү буенча «Нурлы Рамазан» конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә. Бу хакта республика мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Быел бәйге инде дүртенче тапкыр уздырыла. Анда җәмәгать, коммерция, бюджет һәм дини оешмалар, кафе һәм рестораннар, кибетләр һәм сәүдә үзәкләре, уку йортлары, китапханәләр, офис биналары, шулай ук физик затлар катнаша ала. Төп шарт - үз биналарыңны һәм мәйданчыкларыңны изге Рамазан ае хөрмәтенә матур итеп бизәү.

Конкурста җиңүче «ТР мөселманнары Диния нәзарәте Хаҗ» рәсми хаҗ-операторыннан хаҗга юллама белән бүләкләнәчәк.

Гаризалар 18 февральгә кадәр кабул ителә. Катнашу шартлары белән тулырак бәйгенең нигезләмәсендә танышырга була. Кызыксындырган сорауларны оештыручыларга 9:00-17:00 сәгатьләрдә +7(843)237-86-18 телефоны буенча бирергә мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot