news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан халкын 17 ноябрьдә томан һәм бозлавык көтелүе турында кисәттеләр

17 ноябрьдә төнлә һәм көндез Татарстанда урыны белән томан һәм юлларда бозлавык көтелә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә урамда йөргәндә сак булырга киңәш итәләр. Шулай ук реклама такталары астында яшеренмәскә, бары тик билгеләнгән урыннарда гына юл аркылы чыгарга тәкъдим ителә.

«Ашыгыч хезмәтләр телефоны – 112», – дип искәртәләр ведомствода.

news_right_1
news_right_2
news_bot