Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан халкын 7 октябрьдә сиреналарны планлы тикшерү турында кисәттеләр
Татарстанда 7 октябрьдә хәбәр итү системасын планлы тикшерү узачак – җиһазларның төзеклеге һәм вазифаи затларның гамәлләре тикшереләчәк.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсендә «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, 10:40 сәгатьтә сиреналарны - республика, ә 10:44 сәгатьтә муниципаль дәрәҗәдә кабызу планлаштырыла. Моннан тыш, 10:43 сәгатьтә хәбәрне трансляцияләү өчен теле- һәм радиоканаллар җәлеп ителәчәк.
Әгәр билгеләнгән вакытта сирена яңгырамаса, кая да булса хәбәр итәргә кирәкми. Бу республикада хәбәр итү системасының 1980 елларда ук булдырылуы, аннан соң яңа торак кварталлары төзелүе белән бәйле. Проблемалы зоналар белгечләргә инде билгеле.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз