news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан халкына бу сезонда гриппның нинди штаммнары көтелүен әйттеләр

Бүген «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш эпидемиологы, Казан дәүләт медицина университетының эпидемиология һәм дезинфектология кафедрасы доценты Дмитрий Лопушов Татарстанда гриппның нинди штаммнары көтелүе турында сөйләде.

«Гадәттәгечә, өч валентлы вакциналар турында әйтсәк, А гриппының ике штаммы һәм В гриппының бер штаммы булачак. Әгәр дүрт валентлы вакциналар турында сөйлибез икән, болар - ике А гриппы һәм ике В гриппы штаммы. Бу штаммнарны сайлап алу һәм чыгару көньяк ярымшарда теркәлгән грипп белән авыру очракларына эпидемиологик анализ нигезендә башкарыла. Ягъни бу штаммнар безнең төньяк ярымшарда да булачак. Шуңа күрә Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы үз киңәшләрен бирде, инде билгеле бер эшләнмәләр бар, көньяк ярымшарда теркәлгән актуаль штаммлы вакциналар әзерләнә», - дигән мәгълүматлар китерде эпидемиолог.

news_right_1
news_right_2
news_bot