news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яңа ел каникулларыннан соң йокы режимын ничек көйләргә кирәклеге турында сөйләделәр

Яңа ел каникулларыннан соң йокы режимын ничек көйләргә кирәклеге турында сөйләделәр
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Бәйрәм көннәре еш кына режим бозылуга, артык күп ашауга һәм физик активлыкның кимүенә китерә. Болар барысы да организмга, бигрәк тә йокының сыйфатына тискәре йогынты ясарга мөмкин, дип хәбәр итә Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе.

Йокы 90-100 минут циклларда кабатлана торган берничә стадиядән тора. Бер төн эчендә кеше шундый биш цикл уза. Йокының озынлыгы яшькә, яшәү рәвешенә һәм тышкы шартларга бәйле. Йокы режимы бозылу йокысызлыкка китерергә мөмкин.

Роспотребнадзорда бәйрәмнәрдән соң йокы режимын ничек торгызырга икәнен искәрттеләр:

. Режимны үтәгез: бер үк вакытта йокларга ятыгыз һәм торыгыз. Кичке 8-9ларда телевизор каршында йокымсырап китмәгез: бу сезне тиешле вакытта йоклап китү мөмкинлегеннән мәхрүм итәчәк;

. Җиңелчә кичке аш: йоклар алдыннан артык ашамагыз, составында калий һәм магний булган ризыкларга өстенлек бирегез;

. Йокыга әзерлек: бүлмәне җилләтегез, кич урамда йөреп керегез, җылы ванна кабул итегез, бал белән җылы сөт эчәргә мөмкин;

. Үлән төнәтмәләре: сукыр кычыткан, песи үләне һәм колмак йоклап китәргә булыша;

. Табибка мөрәҗәгать итегез: даими рәвештә йокысызлыктан интеккәндә белгеч консультациясе кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot