news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан халкына 9 октябрьдә сиреналарны планлы тикшерү хакында искәрттеләр

Татарстан халкына 9 октябрьдә сиреналарны планлы тикшерү хакында искәрттеләр
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Татарстан халкына 9 октябрьдә сиреналарны планлы тикшерү турында искәрттеләр

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, тикшерү бөтен Россия буенча үткәрелә. Башта ул 7 сентябрьгә планлаштырылган иде, әмма РФ Хөкүмәте Рәисе карары белән 9 сентябрьгә күчерелде.

Искәртеп узабыз, 10:40 сәгатьтә сиреналарны – республика, ә 10:44 сәгатьтә муниципаль дәрәҗәдә кабызу планлаштырыла. Моннан тыш, 10:43 сәгатьтә хәбәрне трансляцияләү өчен теле- һәм радиоканаллар җәлеп ителәчәк.

Әгәр билгеләнгән вакытта сирена яңгырамаса, кая да булса хәбәр итәргә кирәкми. Бу республикада хәбәр итү системасының 1980 елларда ук булдырылуы, аннан соң яңа торак кварталлары төзелүе белән бәйле. Проблемалы зоналар белгечләргә инде билгеле.

news_right_1
news_right_2
news_bot