news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балалар бакчасыннан микроавтобус урлаган Татарстан кешесен колониягә озаттылар

Чаллы суды автокалада яшәүче ир-атны микроавтобус урлауда гаепле дип тапты. Бу хакта шәһәр суды матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Әлеге хәл 2025 елның 27 декабрендә булган. Ир-ат «Сабантуй» балалар бакчасы янында торган «ГАЗ А64R42» маркалы микроавтобуска кергән. Салонда ачкыч табып, микроавтобусны кабызган һәм шәһәр буйлап йөрергә чыккан. Урланган автомобильне Мәләкәс аръягы бистәсендә калдырган һәм үзе китеп барган.

Ир-атка хөкем карарын суд тикшерүе уздырмыйча гына чыгардылар. Суд хөкем ителүчене бер ел да һәм җиде айга колония-поселениегә озатты.

news_right_1
news_right_2
news_bot