Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
#ТатарстанАлга фотобәйгесендә тугыз телевизор уйнатылачак
Татарстанда 2026 елның 17 августыннан 5 сентябренә кадәр #ТатарстанАлга фотобәйгесе уза. Өч атна эчендә катнашучылар арасында тугыз Xiaomi телевизоры уйнатылачак – атна саен өчәр. Оештыручы - «Вконтакте» социаль челтәрендәге «Татарстан Алга» бергәлеге.
Конкурсның беренче атнасы #ЛетоВТатарстане темасы астында уза. Катнашучыларга җәйне республикада ничек уздырулары турында фотосурәтләр урнаштырырга тәкъдим итәләр. Эшләр 21 августка кадәр кабул ителә.
Катнашу өчен 17-21 август көннәрендә «ВКонтакте»дагы үз битеңә беренче атна темасына туры килә торган фотография урнаштырырга һәм #ТатарстанАлга һәм #ЛетоВТатарстане хэштегларын өстәргә кирәк.
Катнашучы 18 яшьтән өлкәнрәк булырга, социаль челтәрдәге бите ачык һәм конкурста катнашуга кимендә 30 көн алдан теркәлгән булырга тиеш.
Беренче атнага нәтиҗәләр 22 августта 18:00 сәгатьтә конкурсның «ВКонтакте»дагы рәсми бергәлегендә ясалачак. Өч җиңүче Xiaomi телевизоры алачак.
Алдагы ике атнада тагын өчәр җиңүчене билгеләячәкләр. Шулай итеп, конкурс үткәрү чорында барлыгы тугыз телевизор уйнатылачак.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз