news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстана прокуратурасы Зәй районындагы һәлакәт буенча җинаять эшен аерым контрольгә алды

Фаҗига урынына республика прокуроры беренче урынбасары Сергей Старостин һәм Зәй шәһәре прокуроры Ринат Кәримов килде.

(Казан, 2 июль, “Татар-информ”). Татарстана прокуратурасы Зәй районында юл-транспорт һәлакәте белән бәйле рәвештә кузгатылган җинаят эшен аерым контрольгә алды. Хәзерге вакытта “Хезмәт күрсәтүдә куркынычсызлык таләпләренә җавап бирмичә, ике яки аннан да күбрәк кеше үлеменә китерү” һәм “Юл-транспорт кагыйдәләре бозылып, нәтиҗәдә,  ике яки аннан да күбрәк кеше үлеменә китерү” маддәләре буенча җинаять эшләре кузгатылды”, дип хәбәр итәләр прокуратура матбугат хезмәтеннән.

Фаҗига урынына республика прокуроры беренче урынбасары Сергей Старостин һәм Зәй шәһәре прокуроры Ринат Кәримов килгән.

Искәртеп үтик, бүген төнлә 00.37 Зәйдән чыкканда, Әлмәткә бару юлында ,“Неоплан” пассажир автобусы “КАМАЗ” йөк автомобиле белән бәрелешкән. Самарадан Ижау баручы автобусы юл кырыена төшеп, янып киткән. Фаҗига нәтиҗәсендә 14кеше һәлак була, шул исәптән ике бала. Тагын 15 кеше зыян күргән.

news_right_1
news_right_2
news_bot