news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан журналистларын Ульяновск өлкәсе губернаторы Алексей Русских кабул итте

Татарстан журналистларын Ульяновск өлкәсе губернаторы Алексей Русских кабул итте
Энҗе Габдуллина

Татарстаннан журналистлар делегациясен Ульяновск өлкәсе губернаторы Алексей Русских кабул итте. Очрашу губернатор сараенда үтте. «Татмедиа» җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев губернаторга истәлекле бүләкләр һәм түбәтәй бүләк итте.

Алексей Русских иң беренче итеп, Татарстан делегациясен Ураза гаете белән котлады.

«Сезне Ураза бәйрәме белән тәбрик итәм. Мин сезнең мәдәният һәм гореф-гадәтләргә зур хөрмәт белән карыйм. Без - чиктәш төбәкләр. Рәисегез белән яхшы тыгыз мөнәсәбәтләрдә торабыз. Аңа зур сәлам җиткерегез», - диде Ульяновск өлкәсе губернаторы.

Алексей Русских март аенда Татарстанда эшлекле сәфәрдә, «Алабуга» махсус икътисад зонасында булуын билгеләп үтте. Ульяновск делегациясен Рөстәм Миңнеханов кабул иткән иде.

Чарада «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш мөхәррире Ринат Билалов, «Шәһри Казан» газетасы баш мөхәррире Радик Сабиров, «Мәгариф» журналы баш мөхәррире Сөмбелә Таишева, «Идел» журналы баш мөхәррире Гөлүсә Закирова, «Казанские ведомости» газетасы баш мөхәррире Венера Якупова, «Татарстан» журналының татар бүлеге буенча мөхәррир урынбасары Фәридә Әхмәтҗанова, Ульяновск өлкәсенең «Өмет» газетасы баш мөхәррире Исхак Хәлимов, Ульяновск өлкәсе Иске Кулаткы районы «Күмәк көч» газетасы баш мөхәррире Сабира Абитова катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100