news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан журналистлары Марий Элның Бәрәңге районы татарлары тормышы белән танышты

Татарстан журналистлары Марий Элның Бәрәңге районы татарлары тормышы белән танышты
Салават Камалетдинов

Бөтендөнья татар конгрессы Марий Эл республикасы Бәрәңге районына Татарстан журналистлары өчен пресс-тур оештырды. Делегацияне Бөтендөнья Татар конгрессының мәгълүмат хезмәте һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхи җитәкләде.

Очрашу Бәрәңге районы башлыгы Әлфит Ибраев белән танышу һәм әңгәмәдән башланып китте. «Бәрәңге районы 1931 елда төзелә. Башта Татар районы дип атала, әмма соңыннан, кайсыдыр төбәктә инде «Татарский» дигән район булу сәбәпле, Бәрәңгегә үзгәртелә. Районыбызда 13 мең ярым халык яши, шуларның 47 проценты – татарлар. Республикабыздагы 17 район арасында Бәрәңге районы татарларның иң күмәкләшеп торган урыны», – диде ул.

Фото: © Салават Камалетдинов

Әлфит Ибраев Бәрәңге районында якынча 7 млрд сумлык азык-төлек җитештерелүен билгеләп үтте. «Республикадагы барлык итнең 23 проценты безнеке. 70 мең тонна ит җитештерәбез», – ди ул.

Районда 8 мәчет бар. Иң борынгысы – 1829 елда салынган Мазарбаш авылы мәчете. Бу мәчет Арча раойны Ташкичү авылындагы «Мәрҗәни» мәчете белән бер проект буенча төзелгән.

Марий Элда татарлар өчен чыгучы «Якташлар» газетасының баш редакторы Фаил Мусин делегацияне редакция эшчәнлеге белән таныштырды.

Татарстан кунаклары Яңавыл, Портянур, Мазарбаш һәм Куян авылларының мәктәпләре, мәчетләре, мәдәният йорты, һөнәрчеләре белән танышты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100