Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан журналистлары Лисичанск балаларына Яңа ел бүләкләре озатты
Татарстан журналистлары Лисичанскида яшәүчеләр өчен 200 мең сумга 38 тартма гуманитар ярдәм җыйды. Алар балаларга Яңа ел бүләкләре (карандаш, фломастер, пластилин, уенчык, китаплар һ.б.) әзерләде. Инде бүген үк алар республика штабына җибәреләчәк, иртәгә шуннан Лисичанскига озатылачак.
«Лисичанск балалары өчен Яңа ел бүләкләре җыю идеясен хуплап каршы алган журналистларга рәхмәт әйтәсем килә. Ике көн эчендә алар бик күп бүләкләр җыйды. Без уртак эшкә кулдан килгәнчә үз өлешебезне кертәбез һәм катлаулы шартларда яшәгән балаларга теләктәшлек күрсәтәбез», - дип искәртте республиканың «Татмедиа» агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев.
Бүген иртән «Татмедиа» бинасына төрле басмалардан журналистлар агылды, алар Яңа ел бүләкләре салынган тартмалар алып килде. Бу игелекле эштән «Татар-информ» агентлыгы да читтә калмады. Барлыгы 38 тартма җыелды, алар «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» фонды волонтерлары көче белән республика штабына озатылды.
Лисичанскида әлеге бүләкләр мохтаҗлар арасында бүленәчәк, диде «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» оешмасы координаторы Тимур Сафин.
«Балалар бәйрәмсез калырга тиеш түгел. Яңа елда алар, катлаулы вазгыятькә дә карамастан, шатлык һәм җылылыкны тоярга тиеш. Анда зур бәйрәм оештырылмаячак. Бүләкләрне мохтаҗларга таратачаклар», - дип ачыклык кертте ул.
Ул билгеләп үткәнчә, соңгы өч айда «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» фонды Лисичанскига 800 тоннага якын гуманитар ярдәм озаткан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз