news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан журналистлары Иске Йөрек җирлегенең 5 авыл тарихын берләштергән музеенда булды

Татарстан журналистлары Иске Йөрек җирлегенең 5 авыл тарихын берләштергән музеенда булды

Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан Татарстан журналистлары өчен оештырылган Киров өлкәсенең Малмыж районындагы сәфәр барышында Иске Йөрек авыл җирлегендә урнашкан туган як тарихын өйрәнү музее белән таныштык.

Музей 2020 елда, авылның «Бөртекчелек» колхозы җитәкчелеге инициативасы белән булдырылган. Экспонатларны авыл халкы бергәләп туплаган.

«Элек, бер гасыр элек, Иске Йөрек авылында зур янгын чыккан булган, дип әбием сөйли иде. Янгын афәтеннән соң халык таралып, тагы 4 авыл барлыкка килгән», — дип сөйләде Киров өлкәсе татарларының «Дуслык» газетасы Гөлнара Габдрахманова.

Музей эше башлангычында нәсел тамырлары шушы авылдан булган хәрбиләр гаиләсе Мансур һәм Җәмилә Шәмсетдиновлар тора. «Үзем гомеремне хәрбилеккә багышласам да, күңелем һәрчак авылга тартылды. Менә пенсиягә чыгып кайткач, музей оештыру бурычы куелды. Тарих бит ул кызыксындыра, аны өйрәнгән саен ныклап актарасы килә», — диде Иске Йөректәге музей җитәкчесе Мансур Шәмсетдинов.

Колхозның элеккеге конторасы бинасында урнашкан музейны экспонатлар белән тулыландыру эшендә авыл халкының олысы да, кечесе дә катнашуын билгелиләр музейда.

Музей экспозицияләре белән журналистларны Иске Йөрек китапханәчесе таныштырды, һәр күргәзмә хакында тасвирлап сөйләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100