news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан журналистлары һәм эстрада артистлары мохтаҗларга ярдәм марафонына кушылды

Татарстан журналистлары һәм эстрада артистлары мохтаҗларга ярдәм марафонына кушылды
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Приют человека» мохтаҗларга ярдәм күрсәтү пунктында «Атнаны игелектән башла» марафоны башланды. Бүген Татарстан журналистлары һәм эстрада артистлары мохтаҗларга ризык өләште.

Марафонны проектның попечительләре һәм «Меценатлар» бизнес-берләшмәсе үткәрә, ул «Игелекле гамәлләр көне» акциясе кысаларында уза. Һәр дүшәмбе көнне Борхан Шаһиди урамында урнашкан пунктта эшмәкәрләр, сәясәтчеләр, эстрада, спорт йолдызлары хезмәт күрсәтәчәк.

Попечительләр советы һәм «Меценатлар» бизнес-берләшмәсе рәисе Ильяс Гыймадов эшмәкәрләрне бу эштә катнашырга чакырды. «Берләшмәгә күбрәк эшмәкәрләрне җәлеп итәргә телибез. Бу марафонга эшмәкәрләр, спорт һәм эстрада йолдызларын, сәясәтчеләр, журналистлар кушыла. Кемдер рухи ризыкны концертларда эзли, монда килү, мохтаҗларның күзенә карау, тарихларын тыңлау, ярдәм итү дә – рухи ризык», – дип сөйләде ул.

«Приют человека» проекты җитәкчесе урынбасары Денис Худяков көн саен 2 мең өлеш кайнар ризык таратылуын искәртте. «Изге гамәлләр көне» атна саен уза. Акцияләрне бәйрәмнәргә бәйләргә дә тырышабыз, бу юлы Өлкәннәр көненә багышладык. Мохтаҗларга продуктлардан торган җыелмалар бирәбез», – диде ул.

«Татар-информ» журналистлары да мохтаҗларга ризык өләшүдә катнашты. «Чакыру килүгә, без бөтен редакция белән ярдәм җыйдык, продуктлар алдык. Шәхсән үзем дә акциядә бик теләп катнаштым, мохтаҗларның карашлары рәхмәт белән тулы иде. Аларның ихластан әйткән рәхмәтләре күңелгә кереп кала. Бу эшне дәвам итү теләге туды», – дип сөйләде журналист Елена Фенина.

Татар эстрадасы артистлары Алсу һәм Азат Фазлыевлар да бүген марафонда катнашты. «Без монда беренче тапкыр. Бик киләсе килгән иде. Өлкәннәр көнендә үзебезнең өлешне дә кертергә булдык. Бу – изге урын. Кызганыч, безнең мохтаҗлар бар, тормышта төрле хәлләр булып тора. Авыр хәлдә калучыларга ярдәм итү мөмкинлеге өчен рәхмәт», – диде Азат Фазлыев.

Төшке ашка килгән ир-ат үзенең хәле турында сөйләде. «Мин коммуналкада үзем генә яшим. Без 6 бала идек, мин генә исән калдым инде. Даруларга бик күп акча китә. 2010 елда машина бәрдерде, умыртка баганасы ике урында сынган, аннан ике тапкыр инсульт булды. Шул вакыттан хәлләр начар инде. Пенсия күп түгел, азык алырга акча җитми инде, шуңа монда килгәлим. Көн дә монда килеп йөри алмыйм, чөнки кан басымы күтәрелә, аяклар шешә. Бик зур рәхмәт, мөмкинлек булганча ризык бирәләр», – дип сөйләде ул.

Бу марафон азагында 4 декабрьдә «Пирамида» концертлар залында Бөтенроссия эшмәкәрләр форумы узачак. Анда бөтен илдән 1100 эшмәкәрнең катнашуы көтелә.

Искәртеп узабыз, 30 сентябрьдә Казанның Әмәт бистәсендә мохтаҗларга ярдәм күрсәтү ноктасы ачылды. Хәзер Казанда мохтаҗларны бушлай кайнар азык белән тәэмин итә торган 7 пункт эшли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100