news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан журналистлары Анна Ахматова музеена Габдулла Тукай энциклопедиясен бүләк итте

«Анна Ахматова Габдулла Тукайның 11 шигырен рус теленә тәрҗемә иткән булган», - диде Шамил Садыйков.

Татарстан журналистлары Анна Ахматова музеена Габдулла Тукай энциклопедиясен бүләк итте
Зилә Мөбәрәкшина

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков һәм бер төркем татар журналистлары Санкт-Петербургта шагыйрә Анна Ахматова исемендәге музей хезмәткәрләренә Габдулла Тукай энциклопедиясен бүләк итте.

«Анна Ахматова Габдулла Тукайның 11 шигырен рус теленә тәрҗемә иткән булган. Шуңа күрә энциклопедиядә Анна Ахматовага багышланган мәкалә бар», - диде китапны бүләк итеп Шамил Садыйков. Энциклопедияне музейның китапханәсенә тапшырачакларын әйттеләр.

  • Анна Ахматова тәрҗемә иткән шигырьләр: «Голүмең бакчасында» («В саду знаний»), «И каләм!» («О, перо!»), «Көз» («Осень»), «Пар ат» («Пара лошадей»), «Туган җиремә» («Родной земле»), «Өмид» («Надежда»), «Тәрәддөд вә шөбһә» («Колебания и сомнения»), «Өзелгән өмид» («Разбитая надежда»), «Мәктәптә» («В школе»), «Кышка бер сүз» («Слово к зиме»), «Җәй көнендә» («Летом»).
  • Энциклопедияне Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты чыгарган булган.
news_right_1
news_right_2
news_bot