news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Журналистлар берлегендә журналист Фаил Мөхәммәтовны искә алдылар

«Ярдәмчел, эшчән, җитез, һәр эшен җиренә җиткереп башкаручы талантлы журналистка быел 65 яшь тулган булыр иде», - диде Флюра Абдуллина.

Татарстан Журналистлар берлегендә журналист Фаил Мөхәммәтовны искә алдылар
Флюра Абдуллина

Татарстан Журналистлар берлегендә озак еллар телевидениедә эшләгән журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фаил Мөхәммәтовка багышланган «Ул яшәргә ашкынды» искә алу кичәсе булды.

«Кичә Фаил Мөхәммәтов рухына дога кылудан башланды. Коръән сүрәләрен Татарстан «Яңа гасыр»телеканалының «Манзара»тапшыруы баш мөхәррире Илдар Кыямов яңгыратты. Искә алу кичәсен алып барган журналистлар берлегенең Башкарма директоры Ралия Фәтхетдинова Фаил Мөхәммәтовның кыска гына гомерендә телевидение тарихында үзеннән эз калдырган олуг журналист икәнен әйтте», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә журналист Флюра Абдуллина.

Татарстан Дәүләт телерадиокомпаниясенең радио хезмәте җитәкчесе Тәүфыйк Сәгыйтов Фаил Мөхәммәтовның эшчәнлеген югары бәяләп, истәлекләр китабын чыгарырга кирәклеген билгеләп үтте.

«Без ишле гаиләдә тәрбияләндек, балачактан эшләп үстек, абый миңа терәк булды», - дип хатирәләрен яңартты Татарстан дәүләт телерадиокомпаниясендә продюсер булып эшләүче, журналистның бертуган энесе Фәнис Мөхәммәтов.

Чарада телевидениедә озак еллар баш мөхәррир булган Индус Сирматов, режиссер булып эшләгән Дания Гаязова, музыкаль тапшыруларны алып барган, мөхәррир Наилә Яхина, «Нәсыйхәт»тапшыруларын әзерләгән, журналист Ләйсирә Фазлыева, Фаил Мөхәммәтов белән эшләгән дәверне искә алды.

«Быел Фаил Мөхәммәтовка 65 яшь тулган булыр иде. Кешеләргә ярдәмчел, эшчән, җитез, һәр эшен җиренә җиткереп башкаручы талантлы журналистның бакыйлыкка күчүенә 18 ел вакыт үткән», - диде Флюра Абдуллина.

Казан федераль университеты профессоры Васил Гарифуллин Фаил Мөхәммәтов белән бер редакциядә иҗат итүләре турында сөйләде, ветеран журналист, Балык Бистәсе районында яшәүче шагыйрь Вазыйх Фатыйхов бергә укыган студент елларын искә алды. Якташы, «Безнең Чирмешән» газетасы баш мөхәррире, ветеран журналист Кадыйр Гомәров район газетасындагы эшчәнлеге белән таныштырды.

«Татарстан Дәүләт телерадиокомпаниясе Фаил Мөхәммәтовка багышлап телевизион тапшыру эшләгән булган. Аны Фаил Талип улының шәкерте, танылган журналист Мөршидә Җиһан әзерләгән. Видеоязма искә алу кичәсен дә күрсәтелде», - диде Флюра Абдуллина.

Аның әйтүенчә, киләчәктә танылган журналистның исемен мәңгеләштерү юнәлешендә, Фаил Мөхәммәтов укыган мәктәп бинасы диварына мемориаль такта кую хакында да тәкъдимнәр әйтелгән.

  • Искә алу кичәсен Татарстан журналистлар берлеге, Татарстан Дәүләт телерадиокомпаниясе, Чирмешән районы «Якташлык» җәмгыяте оештырды.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100