Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан Журналистлар берлегендә Марсель Зариповның яңа китабы тәкъдим ителде
Бүген Татарстан Журналистлар берлегендә күренекле публицист Марсель Зариповны искә алу көне булды. Анда аның «Город особого назначения» дигән китабын презентацияләделәр.
Мәҗлестә Марсель Зариповның хатыны Саяра Зарипова әлеге повестьны ничек бастыруы турында сөйләде.
«Марсель вафат булгач, мин аның әсәрен бастырырга булдым. Китапны озак вакыт бастырмауларын мин кабул итә алмадым. Иремнең өч ел буе ничек тырышып эшләгәнен, мәгьлүмат җыйганын күрдем. Бу – бик зур хезмәт», – диде ул.
Саяра ханым сүзләренчә, ул повестьны бастыруларын сорап, Президентка хат юллаган булган. Шуннан соң эш кузгалган. «Китап бастырылды. Хәзер инде мин канәгать», – диде ул.
Язучы, журналист Марат Әмирханов Марсель Зарипов белән эшләгән вакытларын искә алды.
«Без аның белән бергә эшләдек. Аның кебек журналист татар журналистикасында әлегә юк. Ул русча язды, ләкин аның рухы, аның казанышлары милли иде. Ул беркемне дә тыңламады. Үзе теләгәнчә язды», – диде ул.
Журналист, җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәлиев китапның эчтәлеге белән таныштырды.
«Марсель Зариповның әлеге китабы Түбән Кама шәһәре турында. Китапта фәлсәфә дә, публицистика да, икътисад белән төзелешкә кагылышлы темалар да бар», – дип сөйләде ул.
Марсель Зариповны искә алырга шулай ук Татарстанның күренекле журналистлары Мөнир Әһлиуллин, София Гарифуллина, Умар Богдалов, Хәбибрахман Шәфигуллин, ТР Язучылар берлеге вәкилләре килгән иде.
- Марсель Зарипов – Татарстан Республикасында Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булган бердәнбер журналист.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз