news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Журналистлар берлегендә ифтар узды

Ифтар мәҗлесендә катнашкан «Ярдәм» мәчете имамы Раил хәзрәт Әхмәтов иман һәм әхлак кыйммәтләрен танытуда матбугат вәкилләренең эшчәнлеге зур роль уйнаганын искәртте.

Рамазан аеның соңгы көннәрендә Татарстан Журналистлар берлегендә беренче тапкыр ифтар мәҗлесе уздырылды. Журналистлар берлеге рәисе Илшат Әминов, берлекнең башкарма директоры, Ветераннар советы рәисе Ралия Фәтхетдинова республиканың газета-журнал, матбугат үзәкләре, телевидениедә эшләүче мөхәррирләр, журналистлар һәм өлкән яшьтәге ветераннарны җыйды.

Ифтар мәҗлесендә вәгазь һәм Коръән сурәләрен «Ярдәм» мәчете имамы Раил хәзрәт Әхмәтов укыды. Ул җәмгыятьне, үсеп килүче буынны тәрбияләүдә, иман һәм әхлак кыйммәтләрен танытуда матбугат вәкилләренең эшчәнлеге дә зур роль уйнаганын искәртте.

Бу очрашуда республикада ислам темасын яктыртучы журналистларны берләштерү мәсьәләсе турында да сүз булды. Әлеге максатта ТР Журналистлар берлегендә аерым секция булдырырга тәкъдим ителде.

news_right_1
news_right_2
news_bot