news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Журналистлар берлеге музеенда «Шәһри Казан» почмагы оештырдылар

Музейда газетаның почмагы ачылганнан соң, ветераннар һәм яшь каләм ияләре белән берлектә түгәрәк өстәл утырышы узды.

Бүген Татарстан Журналистлар берлегенең Татарстан журналистикасы тарихы музеенда «Шәһри Казан» газетасы почмагы булдырылды.

«Музейда моңарчы 1990нчы елларда чыга башлаган басмаларның тарихы юк иде. «Болганчык» елларны үтеп, бүгенге көндә нәшер ителүче газеталарның тарихы игътибарга һәм ихтирамга лаек дип таптык. Без йөзәр еллык тарихы булган газеталар янында яңа заман басмаларының да почмакларын ясарга булдык. Бүген «Шәһри Казан» газетасы почмагы барлыкка килде. Бу безнең өчен тарихи көн», - диде ТР Журналистлар берлегенең башкарма директоры Ралия Фәтхетдинова.

Газетаның тәүге экспонатлары буларак редакциягә нигез салган көннән хезмәт иткән «Эстония» радиоалгычы, газетаның 1990 елның 17 августында чыккан беренче саны, беренче баш мөхәррир Хәлим Гайнуллинның кул сәгате, каләме, ике кәләпүше, республика тарихына кереп калган мөһим вакыйгаларны тасвирлаган берничә газета урын алды.

«Шәһри Казан»ның ветеран журналисты Хатыйп Гәрәй үзенең редакциядә эшләгәндә салмыйча диярлек киеп йөргән кәләпүшен бүләк итте. Ралия Фәтхетдинова башка ветераннарга да газета белән бәйле булган шәхси әйберләрен музейга китерергә тәкъдим итте.

«Хәзер тизлек, оперативлык заманы китте. Без, ветераннарыбыз кебек, тарихка кереп калырдай әйберләрне җыймыйбыз. Мин ветераннарга сокланам», - диде «Шәһри Казан» газетасының баш мөхәррире Радик Сабиров.

Музейда газетаның почмагы ачылганнан соң, ветераннар һәм яшь каләм ияләре белән берлектә түгәрәк өстәл утырышы узды. Радик Сабиров сүзләренчә, 2020 елда газетаның юбилеен үткәрергә пандемия комачаулаган. Ул әлеге очрашуны юбилей чараларының берсе буларак атады. Өстәл артында газетаның тарихы, бүгенге тормышы турында сөйләштеләр. Вакытның күп өлеше редакциядәге күңелле мизгелләрне искә төшерүгә багышланды.

Ветераннар сүзләренчә, редакциядә Мөдәррис Әгълам, Вакыйф Нуриев, Рәмис Аймәт кебек язучылар эшләгән еллар эзсез югалмаган. Анда шәһәр һәм район җитәкчеләре, Әмирхан Еники, Туфан Миңнуллин, Роберт Миңнуллин кебек олпат язучылар да еш кунак булган. 1990нчы еллар хезмәткәрләрнең күңеленә аеруча сеңеп калган.

Редакция оешкан көннәрдән бирле эшли башлап, иң озак эшләгән хезмәткәрләрнең берсе, 85 яшен тутырып килүче Әгъзәм Фәйзрахманов журналистларга кыю булырга кирәклеген әйтте. «Без түрәләр белән сөйләшүдән, аларны тәнкыйтьләүдән курыкмадык. Теләсә кайсы вакытта кабинетларына кереп, кирәкле мәгълүматны алып чыга идек. Кыю булган яшьләр бүген дә сыйфатлы мәкалә яза ала», - диде ветеран журналист.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100