news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Журналистлар берлеге 105 еллыгын билгеләп үтте

Татарстан Журналистлар берлеге 105 еллыгын билгеләп үтте
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Казанның Пушкин урамындагы банкет залында Татарстан Журналистлар берлегенең 105 еллыгына багышланган юбилей кичәсе булды. Бирегә берлек әгъзалары, журналист-ветераннар килгән иде. Аларны Татарстан Журналистлар берлеге рәисе, «Татарстан – Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов тәбрикләде.

«Безгә берлекне сакларга, үстерергә кирәк. Татарстанда рус, татар һәм республика территориясендә яшәүче төрле милләт вәкилләре бар. Һәркем журналист үзенең туган телендә журналистика өлкәсендә хезмәт куя. Мондый очрашулар күрешү, аралашу өчен бер форсат булып тора. Татарстан Журналистлар берлегенең 105 еллыгы котлы булсын!» – диде Илшат Әминов.

КФУның Милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасы мөдире, профессор Васил Гарифуллин журналистларның бер-берсе белән дус-тату мөнәсәбәттә эшләсеннәр иде, дигән теләген белдерде. «Татарстан журналистикасы чәчәк атсын, гөрләсен дип хезмәт куйсыннар иде. Безнең өчен зур бәйрәм оештыргансыз. Мондый очрашулар еш булып торыр дип өметләнәм. Барыгызга да уңышлар, исәнлек-саулык телим. Бергә булыйк!» – диде ул.

«Заман үзгәргән саен журналист һөнәренең асылы да, эчтәлеге дә үзгәрә. Бүген без йөз, илле, егерме ел элек булган журналистика турында сөйли алмыйбыз, чөнки ул бүген бөтенләй башка төрле. Әмма аның бүген дә үзенең сүзе булганлыгына журналист-ветераннарыбызның өлеше бик зур. Сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, киләсе көнгә ышаныч телисем килә. Журналист сүзенең дәрәҗәсе, авторитеты төшмәсен иде», - диде Татарстан Журналистлар берлеге рәисе урынбасары, «Ватаным Татарстан» газетасы баш мөхәррире Гөлнара Сабирова.

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, тележурналист, диктор Лия Заһидуллина телевидениедә эшләгәндә бәхетле, шул ук вакытта авыр, катлаулы мизгелләр дә булды, дип искә алды. «Безнең чорда эшләгән журналистлар намус белән, бар көчләрен түгеп хезмәт куйды. Минем кул астында бик күп алып баручылар тәрбияләнде дип горурланып әйтә алам. Аларның һәркайсы республика журналистикасына барлык белемнәрен, бар күңелен биреп эшләде», - диде ул.

Аның фикеренчә, Татарстан журналистлары белемлерәк. «Алар акыллы сорау бирә. Җавап бирүдән берничек тә баш тартып булмый. Бирегә килгән журналистларның барысын да халык белә. Һәрбарчагызны бәйрәм белән котлыйсым килә. Бу бәйрәмдә журналистлар күңел ача, бер-берсен кочаклый һәм иң матур сүзләр җиткерә», - диде Лия Заһидуллина.

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, журналист Рахман Шәфигуллин 1990 елларда «Чаллы-ТВ» телерадиокомпаниясенә нигез салганы турында сөйләде. Татарстан Россия аша халыкара аренага чыга. Бу безнең – журналистларның хезмәте», - диде ул. Журналист, «Матбугат.ру» сайты мөхәррире Данил Сәфәров берничә буын укып үскән, Татарстан журналистикасы үсешенә зур өлеш керткән «Татарстан яшьләре» газетасын искә алды.

«Бу залга безне журналистикага алып кергән, укыткан, без үзебезгә үрнәк итеп куйган шәхесләр җыелган. Журналист ул – кешегә хезмәт итә, аңа дөресен җиткерергә тиеш. Без бу белемнәрне сездән кабул итеп алып, киләчәк буынга да җиткерербез дигән өметтә калам. Яшь журналистларга юл биргәнегез, юл ачканыгыз өчен зур рәхмәт. Безнең өчен Журналистлар берлеге – бер гаилә, бердәм команда, бер зур көч дигәнне исбатлый торган структура. Аның гомере озын, дәвамлы булсын», - диде»Болгар радиосы»ның баш мөхәррире – продюсеры Илфар Кәримов.

«ШАЯН-ТВ» телеканалының башкарма директоры — баш мөхәррире Рамилә Сәхабетдинова кечкенәдән үк газета-журналларны укып, мәкаләләр язып үскәнен әйтте. «Тормышымны журналистика белән бәйләвемә бик шатмын. Барлык Татарстан журналистларының язмаларын укып, карап барам. Барыгыз белән дә горурланам. Татарстан журналистлары алдында баш иям. «ШАЯН-ТВ» булганда журналистика үсеш кичерәчәк», - диде ул.

Тележурналист, Татарстан Журналистлар берлегенең Әлмәттәге бүлекчәсе рәисе Наилә Әл-Айюби өлкән журналистларның яшь буын журналистлары белән ешрак аралашуларын теләвен әйтте. «Аларга үзегез белән булган вакыйгаларны сөйләсәгез, журналистика тарихын тапшырып калдырсагыз иде. Яшь буын журналистика һөнәренә карата горурлык хисләре кичерсен иде. Алар журналистикага карата булган элекке замандагы таләпләрне, кагыйдәләрне белергә, искә алып торырга тиеш. Берлек әгъзалары ел саен артып торсын иде», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100