news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан журналистикасы ветераннарын Өлкәннәр көне белән котладылар

Татарстан журналистикасы ветераннарын Өлкәннәр көне белән котладылар

Бүген Казанга, Татарстан Журналистлар берлегенә Казан һәм Чаллы шәһәрләреннән, Биектау, Саба, Яшел Үзән, Буа, Кайбыч, Яңа Чишмә, Әлмәт һәм Лениногорск районнарыннан өлкән яшьтәге журналистлар җыелды.

Ветераннарны ТР Журналистлар берлеге рәисе, РФ Журналистлар берлегенең Татарстан бүлеге җитәкчесе, “ТНВ” ТРК генераль директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов сәламләде. «Пандемия чикләүләре сәбәпле, Журналистлар берлегендә зур чаралар үткәреп булмады. Соңгы ел ярымда бу беренче шундый зур очрашу», – диде ул.

Кунакларга «Шаян ТВ» телеканалы эшендә катнашучы талантлы балалар әдәби-музыкаль бүләк әзерләгән иде. Шулай итеп, өлкән журналистларны беренче тапкыр булачак журналистлар котлады. «Лаеклы алмаш үсеп килә», – дип мактады аларны өлкәннәр.

Илшат Әминов өлкән буын журналистларны – «Татарстан журналистикасын аякка бастырган, үстергән, бүгенге көндә дә иҗат итүдән туктамаган талантлы кешеләр», дип атады. «Без үз эшебездә җаваплылык, таләпчәнлек, фактларның төгәллегенә һәм кешелеклелеккә алардан өйрәндек. Хәзер без дә яшьләргә үз тәҗрибәбезне тапшырырга тырышабыз. Буыннар бәйләнеше шушы була», – дип ул остазларга рәхмәт җиткерде, исәнлек һәм тыныч тормыш теләде.

Тантанада остазлар турында җылы сүзләр күп әйтелде. Бу уңайдан Илшат Әминов Татарстан журналистикасы һәм матбугаты ачык онлайн энциклопедиясе төзелә башлавын искә алды (ул интернетта tatjur.ru адресы буенча урнашкан). Журналистлар берлеге рәисе энциклопедиягә мәгълүматлар тутыру дәвам итүен әйтеп, бу эштә тәкъдим һәм ярдәм дә сорады. Киләчәктә энциклопедиянең татар телле версиясе дә ачылыр, һәм, гомумән, китап булып чыгар дигән өметен дә белдерде.

Кунаклар арасында Асия Юнысова, Дания Гайнетдинова, Камил Сәгъдәтшин, Гүзәл Нуруллина, Рәисә Сафиуллина, Виталий Юманов, Әгъзәм Фәйзрахманов, Тәүфикъ Сәгыйтов һ.б. кебек быелның хөрмәтле юбилярлары бар иде, аларга аерым котлаулар җиткерелде. Кичәгә килә алмаучыларны, шул исәптән 95 яшьлек Валерий Русаковны, якын көннәрдә өенә барып котлаячаклар.

КФУның Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе милли һәм глобаль медиа кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор Васил Гарифуллин өлкән буын журналистларның иҗаты һәм шәхесе яшьләргә үрнәк булуын әйтте. Соңгы елларда Гөлсинә Галимуллина һәм Камил Сәгъдәтшин журналистика бүлегенең алдынгы студентларына исемле премияләрен тапшырып килүен дә искәртте.

ТР Журналистлар берлеге президиумы әгъзалары – «Казанские ведомости» газетасы баш мөхәррире Венера Якупова һәм «Татарстан» телерадиокомпаниясенең «Парламентские вести» программасы җитәкчесе Дмитрий Второв та остазларын бу көнне рәхмәт сүзләре белән искә алды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100