news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан журналистикасы тарихы музеенда «Интертат» сайтына багышланган экспозиция ачылды

«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев «Интертат» ның рейтингларда алдынгы урыннарда булганын әйтте

Татарстан журналистикасы тарихы музеенда «Интертат» сайтына багышланган экспозиция ачылды
Салават Камалетдинов

Бүген ТР Журналистлар берлегендә Татарстан журналистикасы тарихы музеенда «Интертат» электрон газетасы тарихына кагылышлы документлар, фотосурәтләр тәкъдим ителгән стенд ачылды.

«Интертат» быел 20 еллыгын билгеләп үтә. Сайт 2002 елның 1 нче мартында эшли башлаган.«Интертат» республика электрон газетасын гамәлгә кую турында ТР Министрлар Кабинеты карары 2001 елның 18 декабре белән имзаланган.

Бүген тантаналы рәвештә шул карар, редакциянең бурыч-максатларын билгеләүче устав, беренче редакторы Владимир Шевчукны баш редактор вазифасына билгеләп кую турында документлар, матбугат чарасы буларак рәсми теркәлү таныклыгы тапшырылды. Шулай ук, музейга «Интертат» логотибы белән сәгать һәм башка истәлекле предметлар куелды.

«Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков татар тарихында беренче электрон матбугат чарасы буларак «Интертат» чыгуы зур тарихи вакыйга булуын ассызыклады. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы бар иде, ләкин электрон газета булмаган. Министрлар Кабинетының электрон газетаны булдыру турында карары чыга. Ул рус һәм татар телләрендә эшли. Владимир Николаевич (Шевчук – Т.И. искәрмәсе),  Әлфия Миңнуллина тарафыннан зур эшләр башкарылды. Бүген документларның төп нөсхәләрен тапшырабыз», – диде.

«Интертат» журналисты, «Атна вакыйгалары» редакторы Лилия Гаделшина «Интертат» та тупланган тәҗрибә зур ярдәм булганын билгеләп узды. «Татарстан журналистикасы тарихында «Интертат» тарихы үзе зур урынны алып торыр дип өметләнәбез», – диде һәм истәлекле әйберләр, шул исәптән «Интертат» логотибы белән сәгать тапшырды. «Интертат»ның сәгате дөрес һәм алга бара», – дип кабул итеп алды ТР Журналистлар берлеге рәисе, «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов.

«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев «Интертат» оешканда «Татмедиа» җәмгыятенең генераль директоры булган. «2000 нче елларда Казан дәүләт университетында ике студент – Юля Васильева һәм Рөстәм Мингалимов Зилә Рәхимҗановга керәләр һәм шушы проектны тәкъдим итәләр. Зилә Вәлиева хуплап, Владимир Шевчукны җитәкче итеп билгелиләр», – дип искә алды.

Айдар Сәлимгәрәев «Интертат» ның рейтингларда алдынгы урыннарда булганын әйтте. «Татар электрон газетасын моның кадәр үк укыган кеше юк иде. Аңа карап, бүтән газеталар да тартыла башлады. Беренче газета исемен аклап килә, бүген Интертат» төп электрон татар газетасы ролендә», – диде.

«Татар-информ» агентлыгының татар редакциясе, «Интертат» сайты баш мөхәррире Рәмис Латыйпов «Интертат» газетасы эшен башлап җибәргән беренче редакциягә рәхмәтен җиткерде. Үзе дә «Интертат» журналистларының берсе булганын, штаттан тыш хәбәрче булып эшләгәнен искә төшерде.

«Беренче редакциясе яхшы башлап җибәргәнгә, безгә дәвам итәргә җиңелрәк булган. Бүтән милли республикалар белән чагыштырганда, Татарстанда интернет журналистика алдынгы позицияләрдә. Беренче башлап җибәргән кешеләрнең – беренче редакторы Владимир Шевчук, Әлфия Миңнуллина, Туфан Миңнуллин, Разил Вәлиевләрнең роле зур булды», – диде.

Күргәзмә стенды тәкъдим ителгәч, интернет татар журналистикасына багышланган түгәрәк өстәл утырышы узды.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100