Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан жокейлары чемпионаты җиңүчесе билгеле
«Казан» халыкара ат спорты комплексы территориясендә ат чабышларында жокейлар чемпионаты узды.
Татарстан Республикасы жокейлары чемпионатында Казаннан Артур Козлов җиңде. Аты – «Баяндар». 21 яшьлек жокей 10 ел ат спорты белән шөгыльләнүен сөйләде.
«Мин бу ат белән таныш түгел идем. Аның холкы турында алдан белештем. Ярышка әзерләнгәндә, эштән соң кич йөгерергә чыга идем, аннан тренажерда шөгыльләндем. Әти-әнием, хезмәттәшләрем җанатарга килде», – диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Ярышта 7 җайдак катнашты. Атлар 1800 метрны чабып узды. Ярышта татар атлары катнашты. Бу чабышта приз фонды - 200 мең сум.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз