news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татарстан» журналы ТАССРның 100 еллыгына өч йөз битлек сан чыгарган

«Татарстан» журналы ел дәвамында һәр санында кызыклы язмышларны чагылдырган «Буын» проектын бастырып барды.

«Татарстан» журналы ТАССРның 100 еллыгына өч йөз битлек сан чыгарган
Владимир Васильев

(Казан, 26 май, «Татар-информ», Алинә Айдарова). «Татарстан» журналы ТАССРның 100 еллыгына өч йөз битлек сан чыгарган. Әлеге сан үз эчендә 1920-2020 елларда булган үзгәрешләрне алган.

«ТАССРның 100 еллыгына бар редакцияләр дә әзерләнде. Без дә үз өлешебезне керттек. Бер ел дәвамында журналның һәр санында кызыклы язмышларны чагылдырган „Буын“ махсус проектын бастырып бардык. ТАССРның 100 еллыгына багышланган журналга йөз ел, ягъни ун буын керде. Әлеге санда 300 бит», — дип сөйләде «Татарстан» журналының баш мөхәррире Татьяна Вафина.

Һәр буынның үз исеме бар. 1920-1930 еллар — Туу буыны, 1930-1940 еллар — Беренче бишъеллыклар буыны, 1940-1950 — Җиңүчеләр буыны, 1950-1960 — Зур үзгәрешләр буыны, 1960-1970 — Космоска аяк басучылар буыны, 1970-1980 — торгынлык булмаган торгынлык буыны, 1980-1990 — Диско буыны, 1990-2000 — 90 нчы еллар буыны, 2000-2010 — 2000 еллар башы буыны, 2010-2020 — цифрлы буын.

«Буыннарның исемнәре тарихларга карап табылды. Мәсәлән, 1920 елда Татарстаныбыз туды, шуңа күрә әлеге буын „туу буыны“ дип аталды. Тарихларга күз салдык, журналистларыбыз ул вакытта яңалык булган хәзер безнең өчен истәлек булган яңалыкларны барлады», — дип сөйләде баш мөхәррир.

Әлеге сан белән бергә бүләккә 1925 нче елда бастырылган «Причал» журналы бара. «1925 елда „Татарстан“ журналы „Причал“ дип аталган», — дип сөйләде Татьяна Вафина.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100