Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан журналистларын Европа илләрендә стажировкалар үтәргә чакырдылар
Бельгиядәге татар җәмгыяте вәкиле Лилия Вәлиева Татарстан Президентына шундый тәкъдим белән чыкты.
(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ», Лилия Гаделшина). Бельгиянең татар җәмгыяте вәкиле Лилия Вәлиева Татарстан Президентына мөрәҗәгать итеп, республика журналистларын Европага, ә андагы журналистларны Татарстанга стажировкага җибәрүне оештырырга тәкъдим итте. Бу хакта сүз бүген Казанда ТР Президентының 2020 ел нәтиҗәләренә багышлап үткәрелгән матбугат очрашуында булды.
Лилия Вәлиева сөйләшүгә интернет-транляция аша кушылды. «Европа журналистлары, шул исәптән чит илләрдә яшәүче, матбугат чараларында эшләүче татарлар Татарстанга килеп җирле тормыш белән танышса, дөньяда республика турында күбрәк беләчәкләр», — диде ул.
«Бу тәкъдимне тормышка ашырып була. „Татмедиа“ оешмасы журналистларны тәҗрибә уртаклашырга җибәрә алыр дип уйлыйм», — дип җавап бирде Рөстәм Миңнеханов.
Ул шулай ук чит ил журналистларын Татарстанга чакыру тәҗрибәсе булганын искәртте. Бу мәсьәләне ТР Туризм буенча дәүләт комитеты белән берлектә хәл итү мөмкин дип белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз