news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан журналистлары Төркиядә радио программалары әзерләү серләренә әйрәнә

Семинарны “Төркия радио һәм телевидениесе” дәүләт компаниясе оештырды

(Казан, 19 октябрь, “Татар-информ”). Бу көннәрдә Татарстан журналистлары төркеме Төркиянең Анталия каласында гамәли семинарда радиопрограммалар әзерләү серләрен өйрәнә. Алар анда “Төркия радио һәм телевидениесе” дәүләт компаниясе чакыруы буенча китте. 3 атнага исәпләнгән әлеге өйрәтү программасында чит илләрдән 90 нан артык каләм иясе катнаша. Алар, аерым алганда, радиода хәбәрләр, иҗтимагый, музыкаль, спорт, күңел ачу тапшырулары әзерләү, техник мөмкинлекләрдән файдалану күнекмәләрен үзләштерәчәк

news_right_1
news_right_2
news_bot