news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан журналистлары "Үлгәннәрнең каберен бел..." акциясен башлап җибәрде

Алар Иске татар зиратындагы журналист каберләренең чардуганнарны төзекләндереп, буяп, чистартып, чәчәкләр утыртып кайткан.

Татарстан журналистлары "Үлгәннәрнең каберен бел..." акциясен башлап җибәрде
instagram.com/gulnara_sabirova/

(Казан, 7 май, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Журналистлар берлеге "Үлгәннәрнең каберен бел..." акциясен башлап җибәрде. Бу турыда "Ватаным Татарстан" газетасының баш мөхәррире Гөлнара Сабирова инстаграмдагы сәхифәсендә хәбәр итте.

"Иске татар зиратына журналистлар каберләренә бардык. Чардуганнарны төзекләндереп, буяп, каберләрне чистартып, чәчәкләр утыртып кайттык", дип яза Гөлнара Сабирова.

Журналистлар "Азат хатын" журналының баш мөхәррире Асия Хәсәнова, "Совет Татарстаны" газетасы (хәзер "Ватаным Татарстан") мөхәррире Галим Рябков, "Социалистик Татарстан" газетасының баш мөхәррире Шәмси Хамматов, шулай ук Хөсәен Ямашев, Фаик Надыров каберләрендә булган.

"Акция традициягә әйләнсен, районнар журналистлары да кушылсын иде", дип чакыра "Ватаным Татарстан" газетасының баш мөхәррире.

 
 
 
 
 
Посмотреть эту публикацию в Instagram
 
 
 
 
 
 
 
 
 

Бүген Татарстан Журналистлар берлеге «Үлгәннәрнең каберен бел..." акциясен башлап җибәрде. Иске татар зиратына журналистлар каберләренә бардык. Чардуганнарны төзекләндереп, буяп, каберләрне чистартып, чәчәкләр утыртып кайттык. «Азат хатын» журналының баш мөхррире Асия Хәсәнова, «Совет Татарстаны» газетасы (хәзер «Ватаным Татарстан») мөхәррир Галим Рябков, "Социалистик Татарстан» газетасының баш мөхәррире Шәмси Хамматов, Хөсәен Ямашев, Фаик Надыров каберләрендә булдык. Акция традициягә әйләнсен, районнар журналистлары да кушылсын иде #союзжурналистоврт #ватанымтатарстан #журналсююмбике #тнв

Публикация от Gulnara Sabirova (@gulnara_sabirova)

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100