news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова бүген туган көнен билгеләп үтә

Римма Атлас кызы Ратникова – Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре.

Татарстан журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова бүген туган көнен билгеләп үтә
Александр Эшкинин

(Казан, 1 май, “Татар-информ”). Римма Атлас кызы Ратникова 1955 елның 1 маенда ТАССРның Лениногорск районының Юлтимер авылында туган. 1977 елда Казан дәүләт университетында “Журналист” белгечлеге алып чыга. Алман телен яхшы белә.

Римма Атлас кызының хезмәт биографиясенә күз салсак, ул 1977 – 1985 елларда “Комсомолец Татарии” газетасы хезмәткәре; 1985 – 1989 елларда Казан шәһәренең КПСС Ленин райкомы бүлек мөдире урынбасары, Казан КПСС шәһәр комитеты инструкторы; 1989 – 1998 елларда “Комсомолец Татарии”, “Молодежь Татарстана” газеталары баш мөхәррире; 1995 елдан – Татарстан журналистлар берлеге рәисе ; 1998 – 2004 елларда “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы генераль директоры; 2004 елдан – Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары; 2004 – 2009 елларда – Татарстан Республикасы Дәүләт Советының өченче чакырылыш депутаты; 2014 елдан – Татарстан Республикасы Дәүләт Советының бишенче чакырылыш депутаты; 2017 елдан – Татарстан Республикасы Дәүләт Советының телерадиотапшырулар буенча Федераль конкурс комиссиясендәге вәкиле; “Бердәм Россия” партиясе әгъзасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советында “Бердәм Россия” фракциясе әгъзасы; Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Президиум әгъзасы.
Римма Атлас кызы Ратникова – Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре.

2005 елда “Казанның 1000 еллыгы медале” белән бүләкләнгән.

Римма Атлас кызы Ратникованы ихластан туган көне белән котлап, сәламәтлек, бәхет, хезмәтендә һәм тормышында бары уңышлар юлдаш булуын телибез.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100