news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Журналистлар берлеге алдагы чорга бурычлар билгеләде

Бурычларның берсе – милли журналистика проблемаларын хәл итү.

Татарстан Журналистлар берлеге алдагы чорга бурычлар билгеләде
Рамиль Гали

(Казан, 24 гыйнвар, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Журналистлар берлеге алдагы чорга түбәндәге бурычларны куя. Алар берлекнең XIX съезды карарында билгеләнгән.

  • Татарстан журналистларының иҗтимагый статусын күтәрү буенча эшләү;
  • берлек әгъзалары турында белешмәнең электрон базасын булдыру;
  • взносларны берлеккә кергәндә 1000 сум, еллык взносны 200 сум күләмендә билгеләү;
  • журналистиканың 70 яшьтән өлкән ветераннарын член взнослары түләүдән азат итү;
  • берлекнең грантлар алуга бәйгеләрдә ешрак катнашуы;
  • милли ММЧ өлкәсенә игътибар юнәлтү, милли журналистика проблемаларын актив хәл итү, Казан федераль университеты җитәкчелеге алдында Югары журналистика һәм медиакоммуникацияләр мәктәбе студентлары өчен бюджет урыннарны кайтару буенча үтенеч белдерү;
  • “Бәллүр каләм”, “Алтын каләм” бәйгеләрен үткәрүне дәвам иттерү;
  • иҗади яшьләр белән эшкә аерым игътибар бирү;
  • республика җитәкчелегенә фотожурналистларда сакланучы фотоархивны саклау мәсьәләсе турында мөрәҗәгать итү;
  • Татарстан журналистикасы музеен үстерү эшен дәвам иттерү;
  • татар телен, күренекле әдәбият, мәдәният әһелләре иҗатын таныту максаты белән, ТР велосипедистлары берлеге белән берлектә, республиканың төньяк районнарында җәяүлеләр, велосипед, атлы маршрутларны булдыру юнәлешендә "Тукай юлы" проектын дәвам иттерү һәм башка бурычлар бар.

Съездда берлеккә яңа рәис сайлап куелды. Бу вазифаны ТР Дәүләт Советы депутаты, “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов башкарачак.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100