news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан үзенең барлык товар җитештерүчеләрен онлайн режимда эшли торган бер мәйданчыкка туплый

Бу түрәләр өчен түгел, ә товар эшләп чыгаручылар һәм аларны сатып алучылар өчен кирәк, ди ТР Икътисад министрлыгы вәкиле

 (Казан, 12 ноябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Татарстан үзенең барлык товар җитештерүчеләрен бер мәйданчыкка туплый. Моның өчен республикада җитештерелә торган товарларның электрон каталогы булдырылган һәм сынау режимында эшләтеп каралган, дөрес, эш әле дәвам иттерелә. Электрон каталог – ул теләсә кайсы товар җитештерүче үз товарын урнаштырып, аның үзлекләрен, бәясен терки ала, ә сатып алучы үзенә кирәген сайлап алу мөмкинлеге биргән электрон мәйданчык. Биредә күпләп сатып алу турында гына сүз бармый, ягъни товарны берәмләп алырга да була. Иң мөһиме – һәрбер товар сатучы һәм алучы өчен шартлар, кибеттәгегә караганда, бер үк. Аның үзенчәлеге тагын шунда – сатучының Татарстан Республикасында товар җитештерүе шарт, ә сатып алучыга карата географик яктан бәйлелек юк. Электрон каталог ярдәмендә, беренче чиратта, үзебезнең төбәк товар җитештерүчеләргә ярдәм итү әһәмиятле, дөрес, эре бизнес үзенә юлны болай да табар, әмма урта һәм кече бизнес вәкилләре, бигрәк тә хосусый эшмәкәрләр турында алай дип булмый. Мондый электрон каталог илебезнең һәр төбәгендә булдырылырга, аннары Россия товар җитештерүчеләрнең электрон каталогы төзелергә тиеш. Бу мәсьәләдә безгә, татарстанлыларга, күпкә җиңел, чөнки туплаган тәҗрибәбез бар.

ТР дәүләт сатып алулары, инвестицион эшчәнлек һәм төбәкара элемтәләр буенча агентлыгы генераль директоры Яков Геллер бүген бу турыда ТР Икътисад министрлыгының инвестицион һәм инновацион эшчәнлек идарәсе башлыгы Борис Михайлов катнашында “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында булган матбугат конференциясендә шәрехләде. Аның сүзләренчә, “Каталог продукции” дип аталган һәм http://kp.agzrt.ru/ адресы буенча урнашкан, аңа ТР электрон товарлыклы-мәгълүмати бергәлегенең (ЭТИС) http://www.tattis.ru адресы буенча да кереп булган ресурска Татарстан товар җитештерүчеләренең 7 ноябрьгә 25е сатар малын урнаштырган, арада хосусый эшмәкәрләр дә күп. Гомумән, электрон каталогка товарыңны урнаштыру - ул үзенә күрә реклама да. Хәзерге вакытта ул каталогка товар урнаштырган өчен түлисе түгел – республика түли, әмма шәхсән үзем резидентлар өчен бушлайга каршы, ник дигәндә, акча түләмәгәч, безнең кеше аның кадерен белми, ди Я.Геллер.

Ил буенча үзебездә җитештерелгән товарларны электрон каталогка туплау - дәүләт һәм республика җитәкчелеге тарафыннан куелган бурыч, бу исә илебезгә карата кертелгән санкцияләргә генә бәйле түгел, ә төбәк, дәүләт икътисадын үстерүгә дә бәйле, ди ул. Хәзерге вакытта Татарстанның Сәүдә һәм сәнәгать, Төзелеш, архитектура һәм ТКХ, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыклары шушы электрон каталогка товар урнаштыру буенча актив эшли, иртәгә соңгысында 100ләп авыл хуҗалыгы товар җитешреүчене җыеп, аңлату эшләре алып барылачак... Чөнки инде 25 ел капитализмда яшәсәк тә, товарларын рекламаларга, базарда алга этәрергә өйрәнмәделәр, дип сөйләде Яков Геллер гомумән товар җитештерүчеләр турында.

Электрон мәйданчыкка урнаштырганда, ә ул онлайн режимда эшли, моңарчы Татарстан товарлары классификаторлары 6 урынлы сан белән билгеләнгән булса, хәзер – 10 урынлы, дип каталог яңалыкларына тукталды ул. Әлегә кадәр төзелеш товарларын 10 урынлы санга күчерү белән шөгыльләнгән булсалар, ә алар – 47 мең тирәсе, хәзер азык-төлек продукциясенә чират. Моннан тыш, үзенең товары турында мәгълүмат урнаштырганда товарның кайда, кайчан җитештерелүе күрсәтелә, фотосурәте булырга мөмкин, боларны товар җитештерүче электрон имзасы белән расларга тиеш, ә андый имзаны раслама бирә торган үзәкләр 1-7 мең сумга эшли, - бу товар җитештерүченең үзенә күрә электрон паспорты кебек була. Алга таба товар җитештерүчеләр генә түгел, дилерлар турында да белешмә булдыру күздә тотыла. Иң мөһиме – бер үк сыйфат күрсәткечләре, параметрлары бер үк төрле булган товарлар арасында республикада җитештерелгәннәре очсызрак булырга тиеш. Кыйммәт икән, нишләп кыйммәт? Аудит үткәреп, үзкыйммәтен киметү юлын карарга: чыгымнарны кыскартыпмы, хәлен уңайлату өчен грант бирепме – уйлашырга. Аннары ни өчен теге яки бу товар үзебездә, мөмкинлек була торып та, җитештерелми – моның сәбәпләрен ачыкларга.

Шул рәвешле, Яков Геллер җирле товар җитештерүчеләрнең продукциясен электрон каталогка кертеп, сату оештыруның 3 баскычын барлады. Борис Михайлов исә, электрон ресурсның 4 нче баскычы – чит илләрдән кертелә торган товарларны үзебезнекеләргә тулысынча алыштыру (импортозамещение) һәм чит ил базарына чыгу, дип атады. Бу түрәләр өчен түгел, ә товар эшләп чыгаручыларыбыз һәм аларны сатып алучылар өчен кирәк, ди ТР Икътисад министрлыгы вәкиле

Аерым алганда, http://kp.agzrt.ru/ сайтында сатуга куелган продукция, аларны китертүчеләр һәм җитештерүчеләр, сделкалар каталогы, еш эзләтелә торган продукция, методик ярдәм, тармак министрлыклары һәм ведомстволары аерым баннер рәвешендә урнаштырылган. Товарын урнаштыручы үзенең электрон офисын булдыра, гомумән, моның өчен әлеге сайтта барлык ярдәмлек чаралары каралган.

Электрон каталогта хәзерге вакытта 373 товар җибәрүче 1676 төр товар тәкъдим итә. Шунда ук тәүлек саен төн уртасыннан сәгать 1гә кадәр бәяләр расписаниесе яңартыла: бәя артуы-кимүе күрсәтелә. Борис Михайлов, алга таба теге яки бу товарга бәяләр үзгәрешен кварталга бер анализлау күздә тотыла, ди. “Без Татарстан товар җитештерүчеләр товарларын төбәк каталогына кертү мөмкинлеге бирәбез, аннары барыбыз да Россия каталогында булабыз, алга таба резидентлар өчен каталогка керүне түләүле итү заруриятен расларга тырышачакмын”, - дип сөйләде Яков Геллер.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100