news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Татарстан үзен буа һәм күл балыгы белән яртылаш кына тәэмин итә
Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институтында балык үрчетүчеләр өчен оештырылган курслар төгәлләнде
Скопировать ссылку
(Казан, 1 февраль, “Татар–информ”, Ирина Игнатьева). Бүген Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институтында балык үрчетүчеләр өчен оештырылган квалификация күтәрү курслары төгәлләнде. Бу хакта “Татар–информ” агентлыгына курсларның җитәкчесе, профессор Рафаэль Исхаков хәбәр итте.
Бүгенге көндә Татарстан үзен буа һәм күл балыгы белән яртылаш кына тәэмин итә. Республика агросәнәгать комплексының барлык хуҗалыкларында да диярлек буалар бар, аларда кайчандыр балык үрчеткәннәр. Әмма тора–бара сулыкларның төбенә ләм утырган, сазан һәм толстолобикларны үрчетү эше тукталган.
Татарстанның балык үрчетү тармагына инвесторлар килгәч, әлеге өлкәдә эшләр уңай якка үзгәрде. Буаларның төбен чистарттылар һәм киңәйттеләр. Сулыкларга вак балыклар җибәрделәр, аларны өч елдан соң, авырлыклары 1200 граммнан 2 килограммга кадәр җиткәч, тотып сәүдә челтәренә озатачаклар.
Курслар барышында балык үрчетүчеләр буа һәм күлләрдә үстерү өчен балыкларның нинди төрләре икътисади яктан файдалы икәнлеген белде. Алар – ялтыравык карп, ак амур, толстолобик, сазан, чөгә һәм керкә. Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты белгечләре шулай ук балык үрчетүдә нинди азык өстәмәләре һәм стиуляторлар кулланырга, толстолобик һәм сазан балыкларында очрый торган авыруларга каршы ничек көрәшергә кирәклеге хакында сөйләде. Моннан тыш, балык үрчетүчеләр тармак менеджменты һәм маркетинг буенча бай мәгълүмат алды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot