news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан үзен азык–төлек белән тулысынча тәэмин итә

Татарстанда җитештерелгән ашлык, сөт, кош ите һәм яшелчәнең артып калган өлеше республикадан читтә сатыла

(Казан, 16 октябрь, “Татар–информ”, Ирина Игнатьева). Татарстан үзен азык–төлек белән тулысынча тәэмин итә. Татарстанда җитештерелгән ашлык, сөт, кош ите һәм яшелчәнең артып калган өлеше республикадан читтә сатыла. Бу хакта “Татар–информ” агентлыгына бүген билгеләп үтелүче Бөтендөнья азык–төлек көне уңаеннан ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгыннан хәбәр иттеләр.
Россиядә җитештерелгән сөтнең 9 проценты Татарстанга туры килә. Быел терлекчелек фермалары һәм комплексларында эшләүчеләр 1 миллион 900 мең тонна сөт саварга ниятли. 2012 елда сөт җитештерү күләмен 2 миллион 100 мең тоннага җиткерү күздә тотыла. Республика дуңгыз һәм кош ите белән дә үзен тулысынча тәэмин итә. Быел 412 мең тонна мөгезле эре терлек ите җитештереләчәк. 2012 елда җитештерү күләмен 500 мең тоннага җиткерү ниятләнә.
Ашлыкны читтән сатып алуның да кирәге юк. Соңгы берничә елда Татарстан аграрийлары рекордлы уңыш үстерә. Быел, озакка сузылган корылыкка да карамастан, 4,7 миллион тонна ашлык җыеп алынды. Ашлыкның артып калган өлешен эчке һәм тышкы базарларда сатылачак, шулай ук терлекчелек ихтыяҗлары өчен тотылачак. Тиешле ихтыяҗларга карап шикәр комы җитештереләчәк – бу көннәрдә шикәр чөгендерен эшкәртү дәвам итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100