news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан үзе турында “Спорт-2010” күргәзмәсендә сөйләячәк

Татарстанның спорт индустриясе күргәзмәдә республиканың берләштерелгән стендында тәкъдим ителәчәк

(Казан, 9 март, “Татар-информ”). 10-12 март көннәрендә Мәскәүдә “Спорт-2010” дигән Халыкара махсуслаштырылган күргәзмә узачак. Аны спорт индустриясе өлкәсендә эшләүчеләр зур вакыйга буларак бәяли. Күргәзмәнең эшлекле программасы үз эченә экспертлар катнашында тармакны үстерү перспективалары һәм проблемалар хакында фикерләшүне ала.
Татарстанның спорт индустриясе күргәзмәдә республиканың берләштерелгән стендында тәкъдим ителәчәк. Ул 2013 елгы Универсиада, Казанда узган Беренче Бөтенроссия спорт форумы, Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елы, Олимпия хәрәкәте һәм балалар, массакүләм спортның торышы хакында сөйләячәк. Күргәзмә кысаларында Татарстан һәм 2013 елгы Универсиада презантацияләнәчәк, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot