news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда яшенле яңгыр көтелә, температура +32 градуска кадәр күтәрелә

Татарстанда яшенле яңгыр көтелә, температура +32 градуска кадәр күтәрелә
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Татарстанда алдагы көннәрдә алмашынучан болытлы һава торышы көтелә: яңгырлардан соң республикада атна башында коры һава торышы урнашачак, ә атна ахырында янә явым-төшем булырга мөмкин. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразыннан күренгәнчә, һава температурасы +23..+32 градус тәшкил итәчәк.

3 августта көннең икенче яртысында урыны белән кыска вакытлы яңгырлар, яшен һәм көчле җил көтелә. Җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Көндез төбәктә һава температурасы +24..+28 градус тәшкил итте. Көннең икенче яртысында һәм кич белән республика аша атмосфера фронты узачак, шуның аркасында кайбер районнарда кыска вакытлы яңгыр явуы һәм җилнең көчәюе ихтимал.

4 августка каршы төндә урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен һәм секундына 15-18 метр тизлектәге көчле җил саклана. Һава температурасы +12..+17 градуска кадәр төшәчәк.

4 августта көндез явым-төшем туктый. Һава +23..+28 градуска кадәр җылыначак.

Чәршәмбе, 5 август һәм пәнҗешәмбе, 6 августта, Татарстан югары атмосфера басымы йогынтысына дучар булачак. Бу көннәрдә явым-төшем ихтималы аз. Төнлә температура +10..+16 градус, ә пәнҗешәмбе көнне республиканың көнбатышында +18 градус тәшкил итәчәк. Көндез һава +23..+29 градуска кадәр җылына.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлавынча, 7 һәм 8 августта һава торышы атмосфера фронты якын булу сәбәпле кабат тотрыксыз булачак. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр һәм яшенле яңгыр көтелә. Көндез термометрның терекөмеш баганасы +27..+32 градуска кадәр күтәреләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot