news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан заводларында һәм предприятиеләрендә фитнес-зарядка кертәчәкләр

Республика идеясен Россия Дәүләт Думасы хуплаган.

(Казан, 13 май, «Татар-информ»). Татарстан заводларында һәм предприятиеләрендә фитнес-зарядка кертәчәкләр. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан спорт министры урынбасары Айрат Әхмәров сөйләде.

«Бездә предприятиеләрдә фитнес кертү буенча уртак тәҗрибәләр дә бар. Фитнес паркларда гына түгел, производстволарда да булсын өчен», – диде министр урынбасары.

Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сүзләренә караганда, җитештерү өлкәсендә зарядка - онытылган, әмма нәтиҗәле иске чара.

«Барысында да бераз скептицизм бар. Тик җитештерү өлкәсендәге гимнастикага килгәндә, бу онытылган, әмма нәтиҗәле иске нәрсә. Үз вакытында төрле производстволар өчен эшләнгән билгеле бер күнегүләр комплексы бар. Бу комплекслар үзләренең кирәклеген исбатладылар», - диде Татарстан вице-премьеры.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100