news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан яңа йортларга ипотека килешүләре саны буенча Идел буе округында икенче урында

Татарстан яңа йортларга төзелгән ипотека килешүләре саны буенча Идел буе федераль округында икенче урынны алды. Идел буе федераль округында беренчел торак сатып алуга бирелгән барлык кредитларның 14,4 проценты республикага туры килгән. 2026 елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча «Домклик» сервисы үткәргән тикшеренүләрдә шундый мәгълүматлар китерелә.

Тулаем алганда, илдә яңа йортларга төзелгән барлык ипотека килешүләренең 17,4 проценты Идел буе федераль округына туры килгән. Округта ипотекага иң күп фатирларны Башкортстан халкы сатып алган – барлык килешүләрнең 16,7 проценты әлеге төбәккә туры килгән. Татарстан – икенче, Пермь крае (11,4 процент) өченче урында.

Аналитиклар билгеләп үткәнчә, «гаилә ипотекасы» шартлары үзгәрүгә дә карамастан, беренчел торакка ихтыяҗ элеккечә үк ташламалы программаларга бәйле.

news_right_1
news_right_2
news_bot