Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан ислам банкингы өлкәсендә вакансияләр саны буенча икенче урынны алды
Татарстан ислам банкингы телгә алынган вакансияләр саны буенча Россия төбәкләре арасында икенче урынны били. Бу хакта hh.ru сервисының Идел буе буенча директоры Альбина Солтанова сөйләде, дип хәбәр итә «РБК Татарстан».
Бу күрсәткеч буенча Мәскәү һәм Дагыстан лидерлар булып кала.
hh.ru сервисы мәгълүматлары буенча, 2025 елда Россиядә эш бирүчеләр ислам банкингын телгә алып 60 вакансия урнаштырган - бу үткән ел белән чагыштырганда 40 процентка күбрәк. Шулардан 15 вакансия, ягъни гомуми санның чиреге Татарстанга туры килә. Шул ук вакытта, төбәктә аларның саны 2024 ел белән чагыштырганда 17 процентка кимегән.
Солтанова билгеләп үткәнчә, 2025 елда мондый вакансияләр буенча хезмәт хакы тәкъдимнәре 50 меңнән 180 мең сумга кадәр тәшкил иткән. Бер ел элек әлеге диапазон киңрәк иде - 40 меңнән 250 мең сумга кадәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз