Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан бизнеска дәүләт ярдәме буенча Россиядә дүртенче урын алды
Татарстан эшкәртү сәнәгате, туризм, мәгълүмат һәм элемтә өлкәсендә дәүләт ярдәме алымнарын кулланып кече һәм урта бизнес тарафвннан җәлеп иткән акчалар күләме буенча Россия төбәкләре арасында дүртенче урынны алды. 2026 елның беренче яртыеллыгында республика компанияләре 5,1 миллиард сум җәлеп иткән, дип белдерделәр Кече һәм урта эшкуарлык корпорациясендә. Бу хакта ТР Икътисад министрлыгы хәбәр итә.
Операторы Кече һәм урта эшкуарлык орпорациясе булган Илкүләми гарантия системасы алымнары ярдәмендә Мәскәү (26,7 млрд сум), Санкт-Петербург һәм Мәскәү өлкәсе эшмәкәрләре (6,3 млрд сум) иң күп акча алган. Бишенче урында - Свердловск өлкәсе (4,4 млрд сум).
2026 елның беренче алты аенда кече һәм урта бизнес эшкәртү сәнәгатендә, туризмда, мәгълүмат һәм элемтә өлкәсендә Илкүләм гарантия системасы алымнарын кулланып 112 миллиард сумга якын заем финанслары җәлеп иткән.
Ярдәм «Нәтиҗәле һәм көндәшлеккә сәләтле икътисад» илкүләм проектының «Кече һәм урта эшмәкәрлек» федераль проекты кысаларында тәкъдим ителде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз