news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан закон проектларында коррупция факторлары кимегән

2015 елда экспертиза ясалган закон проектларының 42сендә коррупция факторлары ачыкланган булган.

(Казан, 13 июнь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). 2016 ел һәм быелның I квартал нәтиҗәләре буенча, республикада экспертиза уза торган закон проектларында коррупция очраклары кимү күзәтелә. Бу хакта бүген Татарстан парламентының законлылык һәм хокук тәртибе комитетында республика юстиция министрының беренче урынбасары Рөстәм Заһидуллин хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, 2015 елда экспертиза ясалган закон проектларының 42сендә коррупция факторлары ачыкланган булган. 2016 елда бу күрсәткеч 20не тәшкил иткән.

“Узган ел һәм 2017 елның I кварталында экспертиза үткәрелгән закон проектларында вәкаләтләрне кирәгеннән артык куллану, административ процедураларның тулы булмавы яки бөтенләй дә үткәрелмәве, норматив хокукый актларны компетенциядән тыш кабул итү чагылыш таба”, - диде Рөстәм Заһидуллин, җитешсезлекләргә ачыклык кертеп.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100