news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан ЗАГС идарәсе башлыгының элекке урынбасары Казан аэропортында тоткарланган

«Татар-информ» агентлыгына билгеле булганча, кичә Татарстан буенча ЗАГС идарәсе башлыгының элеккеге урынбасары Ренат Әхмәтҗанов тоткарланган. Аны аеруча зур күләмдә мошенниклыкта һәм вазифа вәкаләтләрен арттыруда гаеплиләр.

Федераль эзләүдә булган Әхмәтҗановны икътисади полицейскийлар Казан аэропортының очып килү зонасында тоткарлаган.

Агентлык мәгълүматлары буенча, сүз документларны цифрлаштырган хезмәткәрләрнең премияләрен Әхмәтҗанов тарафыннан үзләштерү хакында бара.

news_right_1
news_right_2
news_bot