news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан үз спортчыларын Олимпиада сезонында кыен хәлдә калдырмаска ышандыра

Гомерен спортка багышлаган спортчылар Уеннарда катнашырга тиеш, һәм ил данын яклау зур кыйммәткә ия, ди җаваплы җитәкчеләр.

Татарстан үз спортчыларын Олимпиада сезонында кыен хәлдә калдырмаска ышандыра
архив/Ильнар Тухбатов

(Кукмара, 7 декабрь, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Россия җыелмасы, допинг белән бәйле вазгыять һәм Халыкара Олимпия комитетының нейтраль әләм турындагы карарына да карамастан, республика Уеннарга әзерлек һәм ярышлар барышында үз спортчыларын финанс яктан кыен хәлгә куярга җыенмый.

“Спортчыларны әзерләү буенча алдан планлаштырылган эшләрне үзгәртергә җыенмыйбыз. Спортчыларга ярдәм итү тыелмаган. Татарстанның һәр спортчысы үз планы буенча әзерләнә, финанс ярдәме җитмәгән очракта яңа иганәчеләр, инвесторлар җәлеп ителә. Спортчыларыбызны акча ягыннан кысарга юл куймабыз”, – диде “Татар-информ” хәбәрчесенә Татарстан яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов.

Халыкара Олимпия комитетының Россия спортчыларына нейтраль әләм астында гына чыгыш ясарга рөхсәт итү карарына килгәндә, Татарстанда моңа әзер булуларын яшермиләр.

“Мондый борылышны көттек һәм аңа әзер идек. Ил Президенты Владимир Путинның фикерен ишеттек, ул теләге булган спортчыларның Уеннарда нейтраль әләм астында катнашуына каршы булмавын җиткерде. Спортчылар гомер буе Олимпиадага әзерләнә һәм аларның хокукларын кысу дөрес булмас иде”, – Шәйхетдинов.

Татарстан Чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясе президенты Илшат Фәрдиев фикеренчә, бу мәсьәләдә хокук белгечләренә дә эш җитәрлек әле.

“Бу хәл бенча без дә борчылабыз. Вазгыять белән бәйле хокукый кырда адвокатлар өчен эш җитәрлек әле. Ярышлардан читләштерелгән спортчыларның да дәгъвалары карала. Үз гомерен спортка багышлаган спортчыларның намусына тап төшерелмәс өчен барлык эшләр дә башкарылачагына ышанабыз. Барыбыз да туып-үскән, яшәгән илебезне яратабыз. Олимпиадада ил данын яклау зур кыйммәткә ия ул”, – диде Фәрдиев.

Сүз уңаеннан, бүген федерация һәм министрлык җитәкчелеге Кукмарада модульле чаңгы базасы ачылышында катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100