news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясендә сайлау бюллетененең татар телендәге текстын расладылар

Сайлау бюллетененең формасы турындагы мәсьәлә ТР Үзәк сайлау комиссиясе утырышында беренчеләрдән булып каралды.

(Казан, 22 февраль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Үзәк сайлау комиссиясендә сайлау бюллетененең татар телендәге текстын расладылар. Комиссия рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов ТР Үзәк сайлау комиссиясе утырышында шул хакта хәбәр итте.

Россия Федерациясендә сайлаулар турындагы Федераль закон таләбе нигезендә, РФ Үзәк сайлау комиссиясе тарафыннан бюллетеньнең формасы һәм тексты расланды, дип искәртте ул.

«Закон нигезендә, РФ субъектлары бюллетеньнәрне рус һәм РФ составына керә торган республиканың дәүләт телендә бастыру турында карар кабул итү хокукына ия. Без мондый карарны тавыш бирү башланырга 22 көн кала, ягъни 2018 елның 23 февраленә кадәр кабул итәргә тиеш», - дип хәбәр итте ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100