Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенә хокук бозулар буенча язмача 50 мөрәҗәгать килгән
Кайнар элемтәгә барлыгы 536 тапкыр шалтыратканнар.
(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенә сайлауда хокук бозулар буенча барлыгы 50 язма мөрәҗәгать килгән. Бу хакта Бердәм мәгълүмат үзәгендә Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте.
«Инцидентлар турында 50 язма мөрәҗәгать булды. Без аларны урыннарга чыгып тикшердек, өйрәндек», — диде ул.
Андрей Кондратьев сүзләренчә, 26 мөрәҗәгать Россия Үзәк сайлау комиссиясеннән килгән. Прокуратурага ике мөрәҗәгать булган.
«Без демократияне үстерәбез, ачыклыкны, легитимлыкны киңәйтәбез. Ләкин болар алдан уйланган тупаслыктан, фейк басымыннан сакланырга тиеш», — диде Үзәк сайлау комиссиясе рәисе.
Кайнар элемтәгә барлыгы 536 шалтырату булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз