news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе яшь сайлаучыларның хокукый мәдәниятен үстерергә ниятли

Яңа үзәк сайлау барышында катнашучыларга белем бирүнең сыйфат үсеше өчен дә җавап бирәчәк.

(Казан, 12 февраль, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе каршында Яшь сайлаучыларның хокукый мәдәниятен үстерү буенча укыту-методик үзәк ачылуы ихтимал. Бу мөмкинлекне республиканың Үзәк сайлау комиссиясе тикшерә, дип хәбәр итә идарә тармагының рәсми сайты.

Үзәк эшчәнлеге территориаль һәм участок сайлау комиссияләре әгъзаларын, партиянең региональ бүлеге вәкилләрен, төбәк матбугат чараларын, сайлау барышында башка катнашучыларның укыту сыйфатын үстерү өчен җавап бирәчәк. Моннан тыш, биредә булачак сайлаучылар өчен төрле белем бирү чаралары үткәреләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot