news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе узып баручы елга нәтиҗә ясады
Бүген Казанда Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең быелгы соңгы утырышы булды
Скопировать ссылку
(Казан, 25 декабрь, “Татар–информ”, Михаил Миронов). Бүген Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе быелгы соңгы утырышына җыелды. Үзәк сайлау комиссиясе әгъзалары көн үзәгендәге мәсьәләләр хакында фикер алышып кына калмады, 2009 елга нәтиҗәләр дә ясады.
Хәзерге вакытта ТР Үзәк сайлау комиссиясе Чистай сайлау округы буенча Дәүләт Советына өстәмә сайлаулар үткәрергә әзерләнә. Ул 2010 елның 14 мартында узачак. Шуңа бәйле рәвештә комиссия әгъзалары өстәмә сайлауларга әзерлек мәсьәләләре хакында фикер алышты.
Мисал өчен, Үзәк сайлау комиссиясе карары белән теркәлгән һәр кандидатка дәүләт телеканалларында агитация өчен бушлай 1 минут 35 секунд эфир вакыты биреләчәк. Үзәк сайлау комиссиясе Саклык банкында счет ачарга карар кылды, анда сайлауларны финанслау өчен акча күчереләчәк. Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Анатолий Фоминның сүзләренә караганда, өстәмә сайлаулар 1,3 миллион сумга төшәр дип көтелә.
Үзәк сайлау комиссиясе шулай ук КПРФ партиясенең Татарстан төбәк бүлегеннән Кама Тамагы территориаль сайлау комиссиясенең яңа әгъзасын раслады.
“Быелгы ел республика Дәүләт Советы – Татарстанның югары закон чыгару органын сайлау белән характерлы булды. Без бүген сайлаулар бермандатлы округларда һәм партия исемлекләре буенча сәяси партияләрнең актив катнашында узуын зур канәгатьлек хисе белән билгеләп үтәбез. Бу 2009 елдагы иң мөһим этап”, – диде Анатолий Фомин утырыш тәмамланганнан соң журналистларга биргән интервьюсында.
“Икенче яктан, без Татарстанда чираттагы мөһим сәяси вакыйгага – муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына сайлауларга әзерләнәбез. Депутатларның саны 9 меңгә якын булачак, шунлыктан эш оештыру–техник күзлектән караганда шактый чыгымлы һәм күләмле”, – дип ассызыклады Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Анатолий Фомин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2